ДИНАРА МАМИКОВА: «Укытучылар турында яхшы фильмнар төшерсеннәр иде…»

Күптән түгел мәгариф өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте, югары һөнәри осталыклары өчен Ямбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Мамиковага «Мәгариф отличнигы» исеме бирелде. Сүз дә юк, өлкә җитәкчелеге тарафыннан укытучының тырышлыгы бәяләнү куанычлы хәл. Мәртәбәле исем алган мөгаллимә бүген нинди уйлар белән яши? Яңа уку елы алдыннан Динара Хәсәновна белән элемтәгә кердек.

– Яңа уку елына нинди кәефләр белән керәсез?

– Яхшы кәеф белән керәм. Яңа уку елында планнарым зур. Аларны тормышка ашырырга тырышырга, эшләрга кирәк. Кызганыч,, буген бик күп гаиләләрдә балалар белән татарча сөйләшмиләр. Туган телне бүген чит тел кебек укытырга туры килә. Шуның күрә, яңа уку елында дәресләрдән тыш әти- әниләр белән бергә күбрәк чаралар үткәрергә планлаштырам.

Поделиться ссылкой: