Гармунчы Ислам Сафинның «Уйнагыз, гармуннар» фестивале парады вакытында чишелгән ботинка бавын

Гармунчы Ислам Сафинның «Уйнагыз, гармуннар» фестивале парады вакытында чишелгән ботинка бавын ТР мәдәният министры Ираида Әюпова бәйләгән? Министр Төмән гармунчыларына нәрсә дип әйткән?😉👍

Шуларны ачыклар өчен һәм «Казаннан нинди кәефләр белән кайтасыз?», дип Ислам абыйга шалтыраттык.

"Әтием Галимулланың бик зур хыялы булган. Мәҗлесләрдә дусты Ислам абыйның гармунда оста уйнавына гел мөкиббән булган ул. Шулай бер мәҗлестә: «Улым туса Ислам исемен кушам һәм һәм ул оста гармунчы булачак», дип әйткән. Әти мине 12 яшемдә Ижау музыка мәктәбенә укырга бирә. Шушы яшемә хәтле гармун «дустым»нан аерылганым юк» , - дип башлады ул сүзен. «Уйнагыз, Гармуннар» фестивалендә мин икенче тапкыр катнашам. Берсүз, бәйрәм ошады. Быел бу фестивальгә үзебезнең гармунчылар белән бик нык әзерләнеп, кабатланган репертуарыбызга үзгәрешләр, яңалыклар кертеп бардык. Себер татарларының мәдәнияте, җыр сәнгате бай бит ул..."

Поделиться ссылкой: