Бибинур Сабирова: «Төш минем гомеремне саклап калды»

Төмәндә яшәүче танылган журналист, мөгаллимә Бибинур Сабированың хикмәтле төшләр күрүе бары тик якыннарына, туганнарына гына мәгълүм. Төш – барыбыз өчен дә серле бер могҗизалы күренеш. Һәркемгә дә аны юрау сәләте бирелмәгән. Төшләрнең тормышыбызга йогынтысы турында фәнни, дини китапларда да шактый мисаллар китерелгән. Бибинур ханымга бу сәләт кемнән бирелгән? Аның күргән төшләре язмышында, киләчәк тормышында нинди роль уйнаган?

– Мин дини гаиләдә туып устем. Әби-бабайларым Татарстаннан килгән. Гыйлем әби бик төгәл төшләр күрү сәләтенә ия кеше иде. Заманында төшләр күруен утенеп бик күп хатын-кызлар мөрәҗагать иткән.Әле дә хәтеремдә, сугыш елларында бер хатын әбиемә төш күрү өчен иренеңме, улыныңмы кәләпүшен алып килә. Ул вакытта һәркемнең кәләпуше булган, сугышка киеп китмәгәннәр. Гыйлем әби догаларын укып, мендәр астына салып төш күрә.

Поделиться ссылкой: