Гөлфрүз Абдуллина: «Геройлык очраклы булмый…»

Төмән өлкәсенең Нариман авылы егете, Россия герое Раушан Абдуллинга 26 июньдә 35 яшь тулган булыр иде. Яшьлеген, гомерен илебезне саклау өчен корбан иткән батырның исеме мәңгелек булырга лаек. Геройны тудырган, тәрбияләгән ана йөрәгендәге ярага дәвалар табылмаса да, ул Раушан улын искә алган һәркемгә сөенә, күңеленә юаныч таба.

Гөлфрүз ханым авыл мәктәбе аша үткәндә, Раушанның мәктәп елларын күздән кичерде. «Менә аның утырткан миләшләре, бик актив бала иде. Бер кайчанда укытучылар кушканны кире какмады, аларга каршы сүз әйтмәде. Мәктәпне, укуны бик яратты. Сыйныфтан тыш эшләргә башкалар бик теләп бармаса да, ул йөгерә, хезмәтне сөя иде. Тик менә Раушан утырткан агачның берсе үсеп китә алмады,, корыды. Без ул вакытта моңа игътибар бирмәдек. Ә ул безгә үлем көтеләчәген кисәткән икән. Үләсе кешенең агачы да корый диләр бит», - дип башлады ул сүзен ямансулап.

Поделиться ссылкой: