Төмән укучылары Казан олимпиадасыннан 15 бүләк алып кайткан

“Җиңү - тәртиптән башлана”. Бу гыйбарә нәкъ Төмән өлкәсе укучылары турында. Аномаль салкыннарга карамастан, термометрларда 35 градус минус тамгасы күренсә дә, алар татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиадага әзерләнүдән туктамыйлар. Төмән укучылары төркеме Казанда үткән төбәкара олимпиададан әйләнеп кайттылар. Аларның берсе - Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укучысы Зөлфия Хәмраева. Ул татар әдәбияты буенча бүләкләнде. Әлеге олимпиадада 8 нче сыйныф укучысы беренче тапкыр гына катнаша, ул телгә караганда, татар әдәбиятына сәләтен вакытлы аңлап ала.

Зөлфия Хәмраева:

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бик күп әзерләндем. Гаиләбездә себер татар телендә генә сөйләшү дә өстәмә ярдәм итте. Бөтен гаиләм: әти-әнием, әбием миңа булыштылар. Әгәр китаплар укырга яратсаң, барысын да булдырачаксың. Мин үзем дә бик күп тырыштым, китаплар укыдым, шуңа да шундый нәтиҗәләргә лаек булдым”.

Төмәннең Кырынкүл микрорайонында урнашкан 52 нче мәктәп - шәһәрдә бердәнбер этномәдәни компонентлы мәктәп. Бу мәктәптә татар телен 1 нче сыйныфтан

 башлап 9 нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Төбәкара олимпиадада бу мәктәпне 3 укучы тәкъдим итте.

Диана Бикмуллина:

“Мин бу мәктәпне татар телен үзләштерү мөмкинлеге булган өчен сайладым. Мин татар гаиләсеннән, һәм, минемчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Безнең мәктәптә татар теле югары дәрәҗәдә укытыла. Шуңа күрә олимпиада, конкурсларда катнашып, призлы урыннарга алам”.

Төмән, Тубыл шәһәрләренән һәм дүрт районнан 15 укучы өлкәбез данын якладылар. Төмән өлкәсендә бары тик 50 генә этномәдәни компонентлы мәктәп эшли. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 2 нче сыйныфтан башлап 9 нчы сыйныфка кадәр атнасына 2 сәгать бирелә. 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда бары тик 1 сәгать.

Халидә Кирамова, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

“Татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар дәресләрдән тыш түгәрәкләр дә алып баралар. Анда күбрәк сәләтле балалар белән эшлибез. Укытучыларыбыз бар белемнәрен балаларга бирәләр, шуңа да укучыларыбыз олимпиадаларда призлы урыннар алалар”.

Казан шәһәрендә үткән олимпиадага бару бәхетенә Төмән өлкә олимпиадасында җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар лаек булдылар. Бу олимпиадага алар уку елы башыннан һәм Яңа ел каникулларында әзерләнделәр. Төмән районындагы Шыкча авылыннан Ләйсән Айдбаева бөтен Рәсәйдән килгән 40 катнашучы арасында беренче булды. 11 нче сыйныф укучысының иң зур теләге - журналистика факультетына укырга керү һәм киләчәктә татар телендә мәкаләләр язу.

Ләйсән Айдбаева:

“Мин, 2017 нче елда олимпиадага әзерләнә башлаганда, татар телендәге текстларның бары тик дүрттән бер өлешен генә аңлый идем. Хәзер, татарча әсәрләрне күбрәк укый башлагач, чиреген генә аңламыйм. Олимпиадада булган биремнәр миңа җиңел тоелды. Танылган язучы яки шагыйрь турында сочинение язарга кирәк иде. Булат Сөләймановның тормыш юлын һәм иҗатын яхшы белгәнгә, үзебезнең җирле шагыйребез турында яздым”.

Төмән укучыларының уңышлары Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгын бик гаҗәпләндерде һәм сөендерде. Шул уңайдан Татарстан Республикасының вице-премьеры Рәфис Борһанов Төмән өлкәсенең мәгариф департаментына рәхмәт хатын җибәрде. Укучылар да горурланып, мөгаллимнәренә хөрмәт белдереп, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә алда аларны халыкара олимпиада көтә.


Поделиться ссылкой: